Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Чүп-чар өчен түләү

– Без элек көндәлек калдыкларын чыгарган өчен торакта теркәлгән кешеләр исәбеннән чыгып түли идек. Ә хәзер әлеге хезмәт өчен хисапны фатирның квадратурасыннан чыгып ясыйлар. Нигә шулай эшли башлаганнарын аңлатып та тору юк. Без күпмедер вакыт әни янында авылда яшибез, әмма калдыклар чыгарган өчен барыбер түлибез. Бу дөресме инде? Анда яшәмәгән вакыт өчен түләмәскә мөмкинме?

– Көнкүреш калдыклары чыгару (ТБО) – торакны карап тору, төзекләндерү кысаларында күрсәтелүче хезмәт. Гамәлдәге закон буенча, әлеге хезмәт өчен түләү торак мәйданыннан чыгып исәпләнә. Бу бик күп милек хуҗаларында канәгатьсезлек тудыра. Чөнки, чүп – чарның барлыкка килүе торак мәйданы түгел, ә анда яшәүче кешеләр белән бәйле. Шуңа күрә, аның өчен түләүгә дә логик яктан дөрес караш буенча хисапланырга тиеш.
Тик әлегә закон чыгаручы ничек таләп итә – шул рәвешле башкарыла һәм моны берничек тә үзгәртеп булмый. Моннан тыш, бу закон буенча, кеше фатирында яшәсә-яшәмәсә дә түләргә тиеш. Шул ук вакытта, дөрес күзлектән караганда, фатирында яшәмәгән кеше чүп чыгармый, димәк, бу хезмәттән файдаланмый, дигән сүз. Хезмәттән файдаланмый икән, нәрсә өчен түләргә? Идарә компанияләренең нигезсез һәм хокуксыз эшләүләре күзгә бәрелеп тора. 
Бу, идарә компаниясенә гариза белән барып, чынлыкта, күрсәтелгән хезмәтләре өчен генә түләү алуларын, исәп-хисап ясауларын таләп итә аласыз, дигән сүз. Үзегезнең фатирда яшәмәгән вакытларны исбатлау өчен дәлилләр китерергә туры киләчәк. Мәсәлән, әниегез яшәгән җирлек хакимиятеннән, фәлән вакыт аралыгында шушы адрес буенча булуыгыз турында белешмә. 
Әгәр дә идарә компаниесе сезне тыңлаудан баш тартса, судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев