Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Белешмәне кайдан алырга?

– Балалар учреждениесенә эшкә урнашканда кадрлар бүлегендә миннән хөкемгә тартылу-тартылмавым турында белешмә таләп иттеләр. Аны мин кайдан ала алам? Аны тизрәк ясатып булмыймы?  Г.Закирова.

Бу сорауга Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең информация белән тәэмин итү бүлегенең өлкән инспекторы Марат Заһидуллин җавап бирә:
– Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмәне  Сез Яшел Үзән районының эчке эшләр бүлегендә ала аласыз. Гариза бирү өчен безгә паспорт һәм пенсия иминиятләштерү кенәгәсе белән килергә кирәк. Әгәр дә Сезнең өчен гаризаны ышанычлы кешегез бирсә, аның өчен нотариустан рөхсәт кирәк. Гариза 30 тәүлек дәвамында карала. Тагын да тулырак мәгълүмат  эчке эшләр бүлегенең рәсми сайтында бирелгән: https://зеленодольск.16.мвд.рф/  «Дәүләт хезмәтләре» бүлеге.
Мондый белешмәгә сез  
www.gosuslugi.ru сайтында теркәлеп, бездә шәхесне ачыклау процедурасын узып, интернет аша да заказ бирә аласыз. Мәгълүмат гариза биргән көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына  киләчәк һәм аны беренче чиратта – ике атна эчендә караячаклар. Документ әзерләнеп бетү белән Сезнең электрон почтага уведомление киләчәк, аннан соң аны бездә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә эш көннәрендә  8.30дан 18.00 сәгатькә кадәр алырга була. Белешмә гариза бирүченең үзенә паспорты булганда гына бирелә. Әлеге дәүләт хезмәте өчен бернинди дә пошлина алынмый. Сораулар туганда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының тәүлек буе эшләүче «кайнар линия» телефонына шалтыратып бирергә була: (843) 221-20-02.
 

Лилиана Куликова

Фото: http://e-topki.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: