Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Банктан шалтыратып, теңкәмә тияләр

–Танышым банктан кредит алганда, ризалыгымны сорамый гына, контакт телефоны итеп, минем номерны биргән. Бу ике ел элек булган хәл. Хәзер миңа көненә уникешәр тапкыр шалтыраталар. Бу башбаштаклыкны туктату өчен, кая мөрәҗәгать итәргә?

– Банкка шалтыратып, оператордан дәгъва төзүен таләп итегез. Бу аның вазифасына керә. Әгәр дә әлеге мәсьәлә якын арада чишелмәсә, Үзәк банкка, прокуратурага һәм Роспотреб надзорга мөрәҗәгать итәчәгегез турында да әйтергә онытмагыз. Дәгъвагызда банктан килгән шалтыратуларның датасын һәм вакытын күрсәтегез. 
Оператордан заявкагызның номерын сорагыз һәм мөрәҗәгатегезнең көнен, вакытын теркәп куегыз. Сөйләшүегезне диктофонга яздырырга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев