Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Бала караган өчен пособиене ата кеше ала аламы?

– Без хатыным белән язылышмыйча гына яшибез һәм уртак балабыз бар. Хәзерге вакытта хатынымның югары хезмәт хаклы эшкә чыгу мөмкинлеге туды. Ә мин бала белән өйдә утырачакмын. Әмма безне бер мәсьәлә борчый: мин бала пособиесен үземә рәсмиләштерә аламмы?

– Бала карауга сарыф ителгән вакыт өчен компенсация сыйфатындагы пособие, фактта бала белән утырган теләсә кайсы гаилә әгъзасына түләнә. Бу әтисе яки әнисе генә түгел, әгәр дә алар эшләсә, баланың дәү әтисе яки дәү әнисе дә булырга мөмкин. 
Сез рәсми төстә өйләнешми яшәгәнлектән, баланың туу турындагы таныклыгында «әтисе» графасында язылган яки суд тәртибендә аның әтисе буларак танылган булырга тиеш. Болай эшләмәгәндә, сезнең балагыз белән туганлык расланмаган һәм пособие алырга хокукыгыз юк, дигән сүз, чөнки мондый очракта туганлык бәйләнеше мөһим. Кирәкле документлар исемлеген социаль яклау бүлегендә белешегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев