Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Бакча тирәсе коймасы нинди биеклектә булырга тиеш?

– Күршем бакча тирәсен биек һәм ябык койма белән тотты. Хәзер минем бакчама шуның күләгәсе төшә. Бакча участоклары коймаларына карата нинди таләпләр каралган?

– Төзелеш нормалары һәм кагый­дәләре буенча, шәхси бакча тирәсе тотылган булырга тиеш. Күршеләрнең территориясен күләгәләмәс өчен, койманы сетка яки биеклеге 1,5 метрдан артмаган рәшәткәдән ясыйлар. Урам яки машиналар йөри торган якка, бакчачылык берләшмәсенең гомуми җыелышы карары нигезендә, ябык койма кую рөхсәт ителә.
Әгәр дә күршегез белән тыныч кына сөйләшеп килешү барып чыкмаган икән, ябык коймасын сүтүен таләп итеп, язмача мөрәҗәгать итегез. Анда сезгә килеп туган уңайсызлыкларны күрсәтегез: участокның караңгылануы, койма күләгәсендә үсемлекләрнең үлүе һ.б. Әгәр дә җир кишәрлегегез дача кооперативында яки бакчачылык ширкәтендә булса, койманың барлык сыйфат характеристикасын ачып бирә торган акт төзү өчен, аның рәисенә мөрәҗәгать итегез. Шулай ук, койманы фотога да төшерергә кирәк. Сезнең язмагызга карата күршегез тарафыннан битарафлык булганда, җир участогыгыздан файдалануга киртә булып торучы тоташ койманы юк итүләрен таләп итү дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать итегез. РФ Гражданлык кодексының 304нче маддәсе нигезендә, милек хуҗасының хокукларын бозучы һәртөрле киртәләрне юк итүләрен таләп итү хокукы бар.
Практика күрсәткәнчә, мондый эшләрдә карар дәгъвачы файдасына кабул ителә. Әгәр дә милекче хокукын бозу исбатланса, гаеплегә җавап тотарга туры киләчәк. Төзелеш нормаларына һәм кагыйдәләренә туры килмәгән коймасын да сүттерүләре бик мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X