Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Ата-анага алимент түләргә?

– Балалары әти- әниләренә нинди очракта алимент түләргә тиеш. Закон телендә аны ничек аңлатырга?

Сорауга җавапны Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Лиана Низамова бирә:
– Закон буенча хезмәткә сәләтле балигъ балалар үзләренең эшкә яраксыз әти-әниләренә ярдәм итәргә һәм алар турында кайгыртырга тиеш.
Әгәр дә алимент түләү турында килешү булмаса, хезмәткә сәләтсез һәм ярдәмгә мохтаҗ ата-аналар аны суд тәртибендә түләттерә ала. 
Һәр баладан алынырга тиешле алимент күләме ата-аналарның һәм балаларның матди, гаилә хәленнән һәм игътибарга лаек башка затлардан чыгып, ай саен түләнергә тиешле акчалата суммада 
суд тарафыннан билгеләнә.
Аның күләмен билгеләгәндә, аларның берсенә яки берничәсенә карата таләп куелуга карамастан, суд әлеге ата-ананың эшкә сәләтле балигъ булган барлык балаларын да исәпкә алырга хокуклы. Әгәр суд, дәгъва белдергән ата-ананың балигъ булмаган чакта үзләренең балаларын тәрбияләүгә өлеш кертмәгәнлеген ачыкласа, ул вакытта, хезмәткә яраклы балалары алимент түләүдән азат ителергә мөмкин.
Шулай ук, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ата-аналарга, балигълык яшенә җиткән балалары алимент түләргә тиеш түгел.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев