Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Анар җимешен төше белән ашагыз

Бу җимештә, кеше организмына уңай йогынты ясый торган, тулы бер витаминлы-минераллы комплекс бар.

Анар согы 15 төрле аминокислотага бай, аларның алтысын әлеге җимештән кала иттән генә алырга була.   
Аның файдалы үзлекләре:
1.Гормональ тирәлекне җайга сала. Анар җимешенең «сөяк»ләрендә организмда гормональ балансны торгызучы майлар бар икән. Хатын-кызлар, бу сезнең өчен табыш! 
2.Табигый инсулин булып тора. Ул шикәр диабеты булганда бик файдалы.  Көненә дүрт тапкыр кабул ителгән ярты чәй кашыгы гранат согы кандагы шикәр микъдарын киметә. 
3.Гемоглабинны күтәрә. Анемиядән җәфа чигүчеләргә, ике ай дәвамында ашар алдыннан ярты сәгать кала көненә өч тапкыр яртышар стакан су кушылган гранат согы эчәргә киңәш ителә. 
4.Авыз куышлыгын дезинфекцияли. Анар җимеше кабыгы төнәтмәсе стоматит, фарингит, ангина вакытында авыртуны баса, тамак һәм авыз куышлыгын дезинфекцияли. 
 5.Кан басымын төшерә. Анар гипертоникларга кирәк, ул организмга тискәре йогынты ясамый гына кан басымын төшерә. Нерв системасын тынычландыру, йокысызлыктан һәм пошаманлыктан котылу өчен әлеге җимешнең киптерелгән элпәсе кушылган чәй эчәргә кирәк.
6.Хәтерне яхшырта. Дүрт атна дәвамында һәр көнне 8 гр анар җимеше согын эчеп, вербаль (сүз белән) һәм күрү хәтерен яхшыртырга мөмкин. 
 7.Ялкынсынуны баса. Бөер, бавыр, буыннар, күз, колак һәм җенес органнары авырулары вакытында анарның кабыгы төнәтмәсен эчәргә киңәш итәләр. 
2 чәй кашыгы вакланган кабыкны 1 стакан кайнар суга салып, ярты сәгать сулы «мунчада» кайнатырга. Сөзәргә һәм көненә 2-3 тапкыр  ашар алдыннан 30 минут кала 50 гр эчәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев