Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Иң уңышлы помидор төрләрен бергәләп сайлыйк!

Иң әйбәт помидор сортлары белән танышабыз.

Кыска сабаклылардан иң югары уңыш бирә торган сорт — “Монгольский карлик”. Помидорлары 200 граммлы. Ул иң беренче кызара башлый һәм кырауларга кадәр уңыш бирә. Тәрбиягә талымсыз, бәйлисе, ян сабакчаларын өзәсе юк. Тамырдан 4-5 сабак чыга һәм җиргә ятып үсә. Су сип тә, помидорын җый.
Тагын “Ляна” сортының сабагы биек үсми, уңышы югары, помидорлары 100-150 граммлы. “Дамский угодник”ның помидорлары озынча, тозлар өчен яхшы, уңышы югары. Тагын кыска сабаклылардан: “Взрыв”, “Ямал”, “Сладкий мой”, “Любаша” сортларын атый алам.
Теплицада югары уңыш бирә торган һәм тәмле, эре помидорлы сортлар: “Розовый мед”, “Клюв орла”, “Русский любительский сладкий” һәм башкалар. Аларны бер яки ике сабаклы итеп формалаштырырга кирәк.
Помидорны грунтка яки теплицага утыртырга 65-70 көн кала чәчәргә кирәк. Тишелү өчен 5 көн кирәк, димәк, үсенте даими урынга утыртканда, 60-65 көнлек булырга тиеш. Тәҗрибәле бакчачылар иртәрәк тә чәчә, чәчәк ата торган үсентене утырта һәм яхшы уңыш ала. Биек үсә торган сортларны ян сабакчаларын өзеп, формалаштырырга кирәк. Үсенте озын үссә дә куркыныч түгел. 15 см очын кыйгачлап кисеп алып, банкага суга утыртырга була. 5-6 көннән ул тамыр җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев