Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Аерылышмыйча гына, алиментка биреп буламы?

– Мин кияүдә, кызыбызга 7 яшь. Ирем фатирында яшибез, ул милек хуҗасы. Мин пропискада түгел, кызым гына. Ике бүлмәле фатирда ярты өлешем бар, анда абыем гаиләсе белән яши. Ирем тагын бер фатирны мирас итеп алды, аны арендага бирә. Ул күп еллар инде эшләми һәм теләми дә. Алиментлар түләми һәм акча бөтенләй бирми, баланы тәрбияләүдә катнашмый. Айнык көне юк, булган бөтен нәрсәне ашый. Мин хәлдән тайганчы эшлим, гаиләне тартам. Чыгып китәргә урын юк. Аннан ничек котылырга? Аерылышмыйча гына ничек алиментка бирергә? 

– Сез никахны өзмичә генә, ирнең баланы тәэмин итүдә катнашмавын нигез итеп, алиментка бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев