Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Аерылышабыз. Кредитыбыз бар. Аны кем түләргә тиеш була инде?

– Без хатыным белән аерылышу өчен судка мөрәҗәгать иттек. Процесс барышында безнең арада «мировое соглашение» төзелде. Аның нигезендә мин, кредитка алынган фатирыбызның 50 процент бәясен хатыным файдасына түләргә йөкләмә алдым. Әле тагын 5 ел буе түлисем булганлыктан, ул кредитның яртысын аерылган хатынымның түләвен таләп итеп, судка мөрәҗәгать итә аламмы?

– Әгәр дә кредит йөкләмәләре сез төзегән «мировое соглашение» предметы булып тормаса, судка мөрәҗәгать итә аласыз. Гаилә кодексының 39 маддәсе 3 бүлеге нигезендә, парларның уртак милкен бүлешкәндә, бурыч йөкләмәләре, шулай ук урталай бүленергә тиеш. Моннан тыш, дәгъва бирү срогы узмаганда, кредит бурычы аерым бәхәс предметы була ала. Тагын шуны да исәптән чыгармагыз: банктан алынган кредит, РФ ГК 45 маддәсе 2 бүлеге буенча, гаилә ихтыяҗларын канәгатьләндереп фатир алуга тотылганлыктан, хатыныгыз белән уртак йөкләмә һәм ул сезнең шәхси бурычыгыз гына булып саналмый.

elevateitnow.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев