Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Әй, бәрәңге җанашым, син генә тәмле итәсең...

Тагын бераз җир җылынганын көтәбез дә, утыртабыз, Аллаһ боерса.

Бәрәңгене, туфрак +7...+8, ә иң яхшысы +10 градуска кадәр җылынгач утыртырга киңәш итәләр. Бу бүлбеләрнең күз бөреләре уянып, үсеп китү өчен оптималь температура.
Туфрак +5 градустан да түбән булса, бәрәңге бик озак тишелә алмый ята (хәтта 45-50 көнгә кадәр, ә гадәттә 20 көндә тишелә), төрле авыруларга (кара төшү («черная ножка»), ризоктониоз, фузариоз һ.б.) бирешә һәм уңышы да начар була.
Утыртыла торган бәрәңге уртача зурлыкта булсын, зурысы вак бүлбеләр бирә. Яки, берничә күз калырлык итеп, ярыгыз.
Тирән утыртылган вак бәрәңге бирә, ә сабаклары куе булачак. 10-12 см тирәнлек җитә.
Бәрәңгене химик ашламалар белән тук ландыру яхшырак, органик ашлама, бигрәк тә чи тирес – тәменә тискәре йогынты ясый.
Эре һәм тәмле бәрәңге алу өчен, сабакларын җиңелчә сындыралар. Болай иткәч, тук лыклы матдәләр бары тик бүлбе үсешенә китә. Бу процедураны чәчәк атканнан соң 1-2 атна узгач эшлиләр.
Бакырга бай туфракта фитофтора булмый. Шуңа бәрәңгене утыртыр алдыннан бакыр купоросы белән эшкәртегез.
Бәрәңге бакчасы кырыйларына керән, календула, хуш исле үләннәр утыртыгыз – алар аның сәламәтлегенә яхшы тәэсир итә.
Колорадо коңгызын кориандр, мәче мәтрүшкәсе (котовник), настурция, пижма, бәрхет гөле куркыта. Аларга урынны буразна башларыннан бирегез. Ә менә көнбагыш бәрәңгегә начар тәэсир итә. Аны ераккарак утыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев