Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сыйфатлы һәм куркынычсыз ашамлыкларны ничек сайларга

Эксперт киңәш итә

Россиядә азык-төлекнең сыйфатын бик җентекләп күзәтәләр. Моның өчен махсус норматив актлар бар һәм җитештерүчедән кулланучыга кадәр барлык этапларда тикшерү алып барыла.

Роспотребнадзор даими рәвештә лаборатория тикшеренүләре һәм химик-биологик экспертизалар үткәрә. Моның өчен заманча җиһазлар белән лаборатория үзәкләре ачылган, тикшеренү методологиясе даими камилләштерелә.

Продукция сатып алганда куркынычсызлык чараларын истә тотарга кирәк:

  • 1. Куркыныч патогеннар белән зарарланмас өчен, товарларның саклану вакытын карагыз. Майонез яки каймак салынган салатлар, ит һәм балыктан ясалган ризыклар (котлетлар, рулетлар, паштетлар), шаурма, шулай ук кремлы кондитер әйберләре аеруча куркыныч. Саклану вакытын кибетнең ябыштырылган ярлыгында түгел, ә җитештерүченекендә тикшерергә кирәк.
  • Яраклылык вакыты чыккан азык-төлекне сату тыела.
  • 2.Ашамлыкларны билгеләнгән урыннардан сайлагыз. Тиз бозыла торган, «кулдан» ризыклар сатып алудан тыелыгыз.
  • 3. Персоналның тышкы кыяфәтенә дә игътибар итегез. Сатучылар чиста киенергә, гигиена нормаларын үтәргә, махсус санитар җайланмаларга ия булырга тиеш.
  • 4. Продукция ярлыгын өйрәнегез: составы, туклану кыйммәте, калория турында мәгълүмат. Исемен игътибар белән укыгыз. Мәсәлән, әгәр сез сыр сатып алырга телисез икән, этикеткада «сыр продукты» түгел, ә «сыр» дип язылуын карагыз. Эремчек һәм кефир белән дә шул ук хәл.
  • 5. Пакетны тикшерегез. Әгәр дә ул кабарган яисә башка кимчелекләре булса – ашамлык сәламәтлек өчен куркыныч.
  • 6.Кибеттә продукт саклау шартларына игътибар итегез – «товар күршелеге» сакланган булыр­га тиеш. Мәсәлән, чимал (ит, кош, балык) әзер ризыклар белән бергә ятарга тиеш түгел. Шулай ук көчле исле продукцияне бу исне үзенә сеңдерә алган товарлар янында урнаштыру тыела.
  • 7. Җимеш һәм яшелчәләр сатып алганда, аларның тышкы торышына һәм исенә игътибар итегез. Бозыла башлаган, тап­лы, чит исле ризык алмагыз.
  • 8. Ит сатып алганда, аның тышкы билгеләренә, төсенә, майлылыгына, исенә игътибар итегез.

 Онытмагыз: Әгәр сез сыйфатсыз товар сатып алсагыз һәм аны сәүдә ноктасында кире алудан баш тартсалар, Рос­потребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев