Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

СӨЯЛНЕ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

Сөялләр организм бераз көчсезләнгәннән барлыкка килә диләр.

Бәлки шулайдыр. Еш кына ул балаларда, яшүсмерләрдә була. Кул биргәндә сөялле кешедән йоккан булуы ихтимал. Сөялнең барлыкка килү сәбәбе-вирус. Шуңа күрәбаланың иммунитетын ныгытырга кирәк. Антибиотикларны бүтән чара булмаса гына кулланырга. Витаминлы, туклыклы, табигый ризыклар, яшелчәләр рационда булсын. Кокос мае вируска каршы яхшы чара.

Сөялне ( бородавка) ничек бетерергә?

Рецептлар:

  • - Сөялгә әле генә сыккан әче алма согы сөртергә. 10 көннән сөял бетәр.
  • - Сөялгә көн саен 2-3 тапкыр яңа сыгып алган суган суы сөртергә.
  • - Чи суганны блендер беләнме, нәрсә белән булса да изәргә. Шул боткасыман массаны сылап , бәйләп төнгә калдырырга.
  • - Суганны кабыгы белән уксуста кайнатырга, бераз төнәтергә. Шуның суын сөялгә тидерергә.
  • - Өлгергән банан кабыгын 2-3 см квадратларга кискәләргә . Шома ягын аска куярга һәм шуның өстенә сарымсак согы тамызырга. Шул сарымсаклы банан кабыгын сөягә куярга һәм пластырь белән ябыштырырга. Сөял беткәнче көн саен яңаны куярга.

Әлегә шулхәтлесе җитеп торыр. Күп төрле юллары бар. Файдасын күрсәгез, сызгырырсыз безгә дә.

Чыганак: Кирәкле төркем
Рушания Минсагирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев