Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Шифалы эчемлекләр

Соңгы елларда сәламәтлек аеруча кадерләнде, чөнки ул барлык кешеләрдә дә какшады.

Моңа экология дә, ашаган ризыкларыбыз да, аз хәрәкәтле тормыш рәвеше һәм башка бик күп нәрсәләр сәбәпче Төрле ысуллар белән, кем ничек булдыра ала, организмыбызга тискәре тәэсирләргә каршы торырга ярдәм итәргә тырышабыз. Түбәндәге файда бирерлек эчемлекләргә дә игътибар итегез әле. Бәлки, чынлап та уңай йогынтысын тоярсыз.


Лимонлы җылы су артык авырлыкны киметергә, организмнан токсиннарны чыгарырга, иммунитетны ныгытырга, тән тиресен һәм ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә. Эш шунда, лимон туклану гормоны –
лептинга тәэсир итәргә сәләтле. Әгәр дә ул баланс­та булмаса, организм май катламы туплый башлый.
Әзерләү: Ярты лимон согы сыгып, кайнар су белән катнаштырырга. Пешермәслек итеп суытырга. Иртәне әлеге эчемлектән башлавыгыз хәерле.


Кура җиләге яфрагы чәе хатын-кызларның репродуктив системасын көйли
Ул аналыкны ныгыта һәм шуның аркасында күрем, бала табу һәм климакс җиңелрәк кичерелә. Шулай ук, мондый чәй дәрт өсти һәм каһвәне алыштыра ала. Көнгә өч чынаяк эчсәгез, гормональ фон тәртиптә булачак.
Әзерләү: бер аш кашыгы кура җиләге яфрагын (киптерелгәне дә ярый) 200 мл кайнар суда 10 минут төнәтергә. Тик аны йоклар алдыннан эчмәгез, иртән һәм көн дәвамында кулланырга кирәк.


Куркума кушылган сөт – борынгы индия медицина-сындагы иң билгеле рецепт.
Аны әле «алтын сөт» дип атыйлар. Бу эчемлек барлык гормоннарны баланска китерә, иммун системасын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, салкын тиюне дәвалый.
Әзерләү: 200 мл кайнар сөткә ½ чәй кашыгы куркума кушыла. Тәменчә бал өстәсәгез дә була. Бу эчемлекне төнгә каршы эчү яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев