Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Шайтан таягының файдасы әйтеп бетергесез

Әйе, шайтан таягы (расторопша) булмагае, шундый файдалы үсемлек булгач, әллә ни булсын шунда.

Варикоз белән гас­триттан булыша диләр үзен. Бүгенге көндә кемдә юк ул авырулар? Барыбыз­да диярлек!

Шайтан таягы белән дәвалану бер айдан ай ярымга кадәр вакытка сузыла. Барысы да авыру төре, аның ни дәрәҗәдә авыр булуы һәм хаста кешенең хәленә бәйле. Кирәк булганда дәвалану курсын кабатларга мөмкин.

Профилактика максатларында шайтан тая­гын елга ике тапкыр – язын һәм көзен, организм өстәмә саклануга мохтаҗ вакытта кулланалар.
Кан тамырларының варикоз киңәюе булганда шайтан таягыннан ясалган чәй булыша. Төнәтмәсе дә файдалы. Маен яки порошогын ризыкка кушарга мөмкин. Шайтан таягы кан тамырлары сис­темасын ныгыта, канны чистарта һәм организмга тулаем яхшы тәэсир итә.

Порошок хәленә китерелгән шайтан таягы орлыгын бер стакан кайнар суга салып, 15 минут төнәтергә. Сөзеп, көнгә өч тапкыр, иртән һәм көндез ашар алдыннан ярты сәгать кала һәм кич йокларга ятканчы 1/3 стакан эчәргә.
 

Шайтан таягы орлыгыннан төнәтмәне 1:10 нисбәтеннән ясыйлар
(10 гр орлык : 100 мл спирт). Пыяла банкага салып, капкач белән томаларга һәм 1-2 атнага караңгы урынга куярга. Экстрактлану процессы тәмамлангач, сөзәләр һәм орлыкны сыгалар. 25 тамчы төнәтмәне аз гына су белән кушып, ашарга ярты сәгать кала кабул итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев