Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Розаларны кышка әзерләү буенча 10 киңәш

1. Август азагында розаларга азотлы ашламалар кертүне туктатырга. Сезон азагында алар калийлы һәм фосфорлы тукландыруга мохтаҗ. Алар үсемлекнең тамыр системасын ныгытачак.

Розаның кышка әзерме-юкмы икәнен ботакларыннан белеп була. Әгәр алар кызгылт икән, димәк үсемлектә әле актив үсеш бара.


2. Су сибине азайтыгыз. Җәй көне розага суны даими сибәргә кирәк. Ә көз туктатырга. Болай эшләмәгәндә, куак хәлсезләнә һәм кыш чыга алмаячак.


3. Сентябрь башында яшь ботаклар үсүдән туктасын өчен очларын кискәләргә.


4. Сентябрьдә куак төпләрен йомшартуны туктатырга. Юкса, “йоклый” торган бөреләр уянырга мөмкин. Нәтиҗәдә, салкын кышка роза тиз бирешәчәк.


5. Сентябрь башында иртәләр суыта башлый. Шул вакытта роза куагын кисә башлый аласыз. Башта чәчәк бөреләрен, яшь ботакларны кисәргә.
Октябрь ахыры —ноябрь башында яфркларны коеп, яндырырга. Бу гөмбәчекле авыруларга профилактика санала. Роза төбендә калган яфраклар череп, үсемлеккә зыян салырга мөмкин.


6. Яфраксыз куакны тимер купаросы белән эшкәртегез. Моның өчен фунгицид та ярый. Тимер купаросы 10 литр суга 300 гр исәбеннән салына.


7. Әгәр дә роза үрмәләп үсә торган икән, аның ботакларын бөгәргә кирәк. Әгәр дә ботаклары калын икән, сынмасын өчен, аз-азлап, берничә атна дәвамында бөгәргә кирәк. Болай эшләгәндә, хәтта ябылмаган роза да кар астында яхшы кышлаячак.


8. Розаларны ябарга ашыкмагыз. Алар -10 градуска кадәр салкыннарны яхшы кичерә. Моны ноябрь азагында гына эшләргә. Иң мөһиме куакны кар төшкәнче ябарга.


9. Куак һәм аны япкан әйбер арасында һава бусын өчен дугалар куярга онытмагыз. Һавасыз җирдә роза чери башларга мөмкин. Әгәр дә кыш җылы килеп, карлы-яңгырлар еш яуса да куакны ачып җилләтергә кирәк.


10. Кышка розаны калын спанбонд белән каплау яхшы. Яба торган материалның киңлеге 0,5 метрдан да ким булмасын. Чыршы ботаклары да ярый. Өстенә су үткәрми торган материал ябабыз. Әмма пленка ябу кирәкмәс. Куак ботаклары арасында һава йөреп торырлык булсын.

Кар яугач куаклар өстенә кар капларга онытмагыз.

Чыганак: "Шәһри Казан" / "Шахри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев