Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Орхидея капризлы чәчәк

Орхидеяны, гадәттә, бүләк итәләр. Шуңа аны ничек тәрбияләргә, дигән сорау туа. Бу киңәшләр орхидеяны саклап калырга гына түгел, купшы чәчәк аттарырга да ярдәм итәр.

 

Орхидеяны өйгә алып кайткач, ике атна башка гөлләрдән аерым карантинда тотарга кирәк.
Орхидеяны ике елга кадәр үз чүлмәгендә калдырырга була. Мүккә утыртылганын ике атнадан күчерергә кирәк. Керамик чүлмәктә тамырлары сулый.
Яфраклары, кайрысын тикшерегез. Чери башлаган тамырларын кисегез һәм теләсә нинди фунгицид белән эшкәртегез.
Орхидеяга йомшак су кирәк. Аңа кайнатып суытылган яки булмә температурасындагы яңгыр, кар суы сибәләр. Суына аз гына лимон кислотасы өстәргә була.
Атнага бер тапкыр чүлмәген сулы чиләккә утыртып юешләгез. Керамик чүлмәк дымга туена һәм тамырларны тиешле дымлылыкта тота. Өске тамырларына суны пульверизатордан бөркегез.
Иң яхшы урын - аш-су бүлмәсе. Гөл дымлылык ярата. Туры кояш нурларыннан ышыклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев