Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Файдалымы син, карбыз

Карбызның 90%ы – су.

Шуңа да эссе көнне зурлар да, балалар да бу татлы җиләкне бик теләп ашый. Аңарда аксымнар, майлар юк дәрәҗәсендә, әмма энергия бирүче углеводлар бик күп.
Карбыз – ликопинның кыйммәтле чыганагы. Ул картаюны тоткарлау мөмкинлеген булдырып, ирекле радикалларның эшчәнлеген нейтральләштерә һәм алай гына да түгел.
Карбызда, ирләр һәм хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге өчен мөһим фолий кислотасы күп. Бу кислота тире халәтенә дә әһәмиятле, балаларның нерв системасы өлгерүгә һәм ныгуына йогынтысы зур.
Магний күп булган лык тан, карбыз йө рәк-кан тамырлары системасы авырулары белән интегүчеләр өчен дә файдалы.
Карбызда цитруллин бар, әлеге матдә кан тамырларын киңәйтә. Шуңа күрә бу җиләк ирләр өчен дә бик файдалы.
Карбыз бәвел кудыргыч. Организмдагы артык сыеклыкны чыгарып, шешенүләрдән арындыра.
Орлыкларын да ташларга ашыкмагыз. Анда фолий һәм никотин кислотасы, магний күп. Тик аларны киптереп куллану кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев