Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бүләк сатып алганда ничек ялгышмаска?

Роспотребнадзорның «Дөрес туклану» проекты экспертлары Яңа елның татлы бүләкләрен сатып алганда ничек ялгышмаска кирәклеге турында сөйли

Яңа елны татлы бүләкләрсез күз алдына китерүе кыен. Сыйфатлы, тәмле һәм файдалы тәм-томнар сайлау өчен берничә кагыйдә үтәргә кирәк.

Бүләкне санкцияләнгән сәүдә урыннарында гына сатып алыгыз. Шуңа күрә, туры килә торган җыелмаларны кибетләрдә, супермаркетларда, сәүдә үзәкләрендә эзләгез. Әгәр дә сез маркетплейс хезмәтләреннән файдаланырга теләсәгез, продуктның составын игътибарбелән өйрәнегез  һәм заказны алганда яраклылык срокларын тикшерегез. Гарантия булу һәм саклау шартлары үтәлү мөһим. Шоколадны, мәсәлән, 6-20 градус температурада сакларга кирәк. Җылыда ул эри, ә салкында «агара».


Төргәкне игътибар белән карагыз. Ул бербөтен, түгәрәккә әйләндереп алынган рюмка һәм чәнечке рәвешендә тамгалы булырга тиеш. Бу – төргәк азык-төлек продукциясе белән контакт өчен билгеләнгән дигәнне аңлата.


Этикеткадан тәм-томнар саны, саклау шартлары, шулай ук әзерләү датасы һәм яраклылык срогы турында мәгълүмат эзләгез. Ул җыелма составына керүче иң тиз бозыла торган продукт буенча урнаштырыла. Товарны сатып алу көненә иң якын төрү датасы белән сайларга кирәк – ул вакытта конфет, вафли һәм печенье яңарак булачак.


Төргәктә күрсәтелгән тәм-томнарның составын өйрәнегез. Аларда тәм һәм хуш ис көчәйткечләр, консервантлар (Е200, Е202, Е210, Е249), синтетик буяулар, табигый төскә охшаш ароматизаторлар, гидрогенлаштырылган майлар һәм аллергеннар: абрикос төшләре, арахис, кофе, ачы тәмләткечләр, алкоголь булырга тиеш түгел.


Әгәр бүләк составында уенчык бар икән, аның индивидуаль төргәктә булуын, җыелманың ашарга яраклы өлешләре белән орынмавын тикшерегез. Мондый бүләкләрне 3 яшьтән өлкәнрәк балаларга гына бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев