Күршеләрең тыныч булсын икән (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Күршеләрең тыныч булсын икән (редакциягә килгән хат)

Үзәгемә үткән проблема турында шалтыратып, күңелемдәгесен әйтергә булдым әле. Газетага язып чыгарырсыз, яме, кызлар.

Җиде-сигез еллар элек безнең өстәге каттан яшь пар фатир сатып алды

Аңарчы анда тетя Маша яшәде. Тыныч кына карчык иде, мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын, нинди камыр ризыгы пешерсә дә, күршеләрне сыйлый торган иде. Ул тыныч булгач, баш очында беркемнең дә ат көтүе кебек дөбер-шатыр йөргәне булмагач, без дә тынычлыкка өйрәнгән бит инде. Тетя Машаның фатирын оныклары шушы яшьләргә сатты. Башта бик озак ремонт ясадылар. Анысына түздек инде, нишисең, һәммәбездә була торган хәл.

Аннары беренче балалары туды. Аның елауларын да табигый нәрсә буларак кабул иттек, чөнки үзебез дә ике бала үстергән кешеләр, аңлыйбыз

Кызларына яшь ярым тирәсе булгач, икенчесен – улларын алып кайттылар. Ул вакытта әле араларыбыз яхшы, күршеләрчә иде, шуңа әлегә бала планлаштырмаганнарын белә идем. Уйламаган-көтмәгәндә туды инде анысы, Аллаһ насыйп иткәч. Анысына да түзәрлек, ярар, бала – бала инде, елый да, әйбер дә төшереп җибәрә, дөберди дә. Аларына, кем әйтмешли, колакны йомдык. Хәлләр менә шул балалар үсә төшкәч, балалар бакчасына йөрү яшенә җиткәч башланды.

Башта барабанда уйнарга өйрәнделәр. Сәгать тугызга кадәр ничек тә түзәргә тырыштык, чөнки аннары йокларга вакытлары җитә, дөнья тына. Шуннан синтезатор шыңгырдатып, микрофонга җырлаулар тотынды. Сабырлыгым озакка җитмәде, кисәтү ясадым мин боларга. Чөнки ул барабан белән җырлаулар арасында дөбер-шатыр сикеренүләр, йөгерүләр дә бар бит әле. Ә бит без дә эштән арып-талып, тынычлыкта ял итәргә кайтабыз өйгә.

Фото: ясалма интеллект

Тик кая ул! Бөтен нервылар бетте, чистый!

Әлбәттә, кисәтүне ошатмадылар, бик дорфа итеп җавап кайтардылар: «Без балаларның развитиесенә киртә куймаячакбыз, закон буенча тиешле сәгатькәчә уйнаячаклар, шөгыльләнәчәкләр, ошамаса колакларыгызга мамык тыгыгыз!» – диделәр. Хет шулар йокларга ятканчы өйгә кайтма! Шул хәлгә җиткерделәр күрше-тирәне. Инде сүзгә килмәгән юаш, бер балалы хатын гына калгандыр, мөгаен. Ул сүз әйтергә дә курка инде. Аңа бик ишетелми дә торгандыр, каршы як күрше бит, аста да, өстә дә түгел.

Шуннан, бер көнне эштән кайтып киләм, почта әрҗәләре астына, стенага фломастерлар белән рәсем ясап тутырганнар

Фото6 ясалма интеллект

Башта аңламый тордым, минәйтәм, каян килгән бу язу-сызулар? Әле подъездга яңарак кына ремонт ясап, чистартып, матур итеп буяп кына чыкканнар иде. Бу ни хәл бу?! Аннары башыма барып җитте: беркем түгел, только безнең күрше балалары эше бу! Менеп киттем турыдан-туры боларга, фатирыма кереп тә тормадым.

Минәйтәм, хәзер үк стенадагы «каляка-баляка»ларыгызны бетергән булыгыз! Кая ул, тагын дорфаланырга тотынды. Имеш, бу аларның балаларының шедеврлары, күңеллелек биреп тора скучный подъездга! Менә сиңа мәәә! Без дә үзебезнекеләрне үстердек, әмма киресенчә, подъездны пычратмаска, стеналарны буямаска, кешеләргә комачауламаска өйрәттек. Йорт идарәчесенә хәбәр итәм, бөтен подъездны яңадан үзегез буярсыз алайса, дип куркыткач, чистарткан иделәр. Нәрсә белән бетергәннәрдер ул фломастерны, белмим.

Инде бер вакыт бу замана балалары пластелиннан әвәләргә тотынды. Бер көнне чыкканда кулым ишектә йомшак әйбергә тиеп китте, куркуымнан чүт кычкырып җибәрмәдем. Карасам, шул пластелинны сылап, ишегемә кеше сыны ясап куйганнар. Җен ачуларым чыкты! Менеп киттем ике баскычны бер итеп атлап, звонокларына да басмадым ачуымнан, ишекләрен йодрыгым белән төйдем. Чтооо сииин! Тагын шул пластинкаларын кабыздылар: балалар иҗат белән шөгыльләнә, без аларны тыймыйбыз, һәрьяклап үссеннәр.

Әле бер минем ишектә тукталсалар, шат булыр идек, шулай ук, тагын стеналар да, идән дә пластелиннан ясалган әйберләр белән тулды

Инде ахыр чиктә минем дә итәгатем төкәнде: «Әгәр дә бөтен җирдән пластелиннарыгызны чистартмасагыз, ишегегезгә эт тизәге сылыйм!» – дидем. Ышандылар бугай, чөнки интонациям ышандырмаслык түгел иде. чистарттылар мышный-мышный. Шул кирәк аларга, кеше төсле тәрбияләсеннәр балаларын! Өйләрендә, әнә, бөтен дөньяларын буяп, сылап бетерсеннәр шунда. Җелекләренә тиде бугай үзләренә чистартырга туры килгәч, әлегә подъездда чисталык.

Барыбер тик ятмыйлар. Урамга чыгып, әтиләре балаларына ниндидер химик реакцияләр ясый. Урамда утыручы хатыннар инде анда да кисәтә башлады, монда кыланышмагыз, берәр лабораториягә, түгәрәккә йөрегез, шунда маташыгыз, дип.

Менә шулай көрәшәбез тынычлык күрсәтмәүче күршеләр белән. Балаларын иҗади үстерәләр, имеш, ни телиләр – шуны рөхсәт итәләр, имеш. Соң, теләсә нишләгез, тик күрше-тирәгә зыяныгыз тимәсен.

Менә, бер уйлап карасаң, һәр яңа буын әти-әниләр балаларын безнең кебек үк тәртипле итеп тәрбияләргә тырышырга тиеш бит инде. Без бит әле кешеләр. Шулай булгач, кешелеклелек, итәгатьлелек, миһербанлык дигән төшенчәләр дөнья беткәнче кешеләргә кечкенәдән сеңдерелергә тиеш. Ә болай, олы яшьтәге күршеләр яшь әти-әнине тәрбияли булып чыга. Үзләрендә булмаганны алар балаларына ничек бирә алсын? Кая барып чыгар бу дөнья?!

Аййй, үзәккә үтте лә бу күршеләр! Күршең үзеңнән яхшы булсын, дип, элеккеләр белми әйтмәгән шул.

Фирдания Сәйфуллина. Яшел Үзән  


Нет комментариев