Акъегет мәдәният йортында «Без бергә!» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәдәният йортында «Без бергә!» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде

30 сентябрь — Донецк, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән яңадан кушылу көне!

Әлеге истәлекле көн уңаеннан, Акъегет мәдәният йортында «Без бергә!» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Чара тарихи вакыйгаларны искә алуга, бердәмлек һәм Ватанга мәхәббәт хисләрен ныгытуга багышланды.

Тарихи сәгать барышында балалар 2022 елның 30 сентябрендә узган вакыйгалар турында мәгълүмат тыңладылар. Аларга Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе составына керүе, референдумнар үткәрү тарихы һәм әлеге карарның мөһимлеге турында сөйләнде. Чарада шулай ук әлеге төбәкләрнең тарихы, мәдәнияте һәм халкы турында кызыклы фактлар тәкъдим ителде.

Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәләр һәм презентацияләр килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Катнашучылар тарихи вакыйгаларны тирәнрәк аңларга, бердәмлекнең һәм үзара ярдәмнең әһәмиятен тоярга мөмкинлек алдылар. 

— «Без бергә!» тарихи сәгате — ул бары тик истәлекле чара гына түгел, ә бердәмлекне, үзара хөрмәтне һәм уртак тарихыбызны саклауның мөһимлеген искә төшерүче вакыйга. Мондый чаралар авыл халкын берләштерә, яшь буында Ватанга мәхһәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияли, – дип белдерде Акъегет авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.


Нет комментариев