Әле генә «Яшел Үзән» газетасының 30 еллык юбилеен гөрләткән идек. Инде газетабызның туган көне ишек кага. Әйе, еллар уза. Ә «Яшел Үзән» һаман яшәрә, яңара, эзләнә. Һәр җомга укучыларыбыз белән очрашуны көтеп алабыз. Ә алар, шөкер, бар.
Газетаны гаилә белән көтеп алучылар, һәр санын яратып укучылар, үз фикерен, шатлыгын, борчуын безнең белән уртаклашучылар булуына сөенәбез. Сез барында газета нәшер ителә. Шуңа күрә, һәрбер укучыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!
«Яшел Үзән» – ул бары тик кәгазьгә басылган мәкаләләр җыелмасы түгел.
Ул – районыдбызның елъязмасы, кешеләребезнең язмышы, авылларыбызның сулышы, туган телебезнең яңгырашы. Бүгенге көн белән генә яшәп калмыйча, киләчәккә күз төбәп, укучыга да кызыклы булырлык юллар эзлисе килә. Алда әле тагын да мавыктыргыч, үзенчәлекле, йөрәккә үтеп керерлек язмалар күп булыр. Без моңа ышанабыз.

Газетабызның бүгенге көнгә килеп җитүендә өлеше булган һәркемгә – еллар дәвамында редакциядә эшләгән ветеран хезмәткәрләребезгә, баш мөхәррирләребезгә аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез салган нигез, тәҗрибә бүген дә безнең белән. Шушы сүзләрне кайчандыр безнең коллективта эшләп, бүген башка мәгълүмат чараларында хезмәт куючы коллегаларыбызга да юллыйбыз. Кайда гына булсагыз да, сезнең «Яшел Үзән» тарихының бер өлеше булуыгызны онытмыйбыз.
Төгәл 12 ел редакциябезне җитәкләгән Илсөя Садыйковага аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Бу вакыт аз түгел. Бу – күпме газета, йөзләгән язма, бихисап очрашулар, шатлыклы хәбәрләр, борчулы көннәр, җаваплы карарлар дигән сүз. Газетаны җитәкләү – аның һәр саны өчен, һәр хезмәткәре, һәр сүзе өчен җаваплылык алу. Илсөя Мансуровнага бергә эшләгән еллар өчен чиксез рәхмәтлебез. Без үзебезне сезнең ныклы канатыгыз астында бик рәхәт хис иттек. Эшкә бәйрәмгә йөргән кебек килә идек. Бер тату гаилә булып эшләвебез дә, сезнең ни дәрәҗәдә гади, ярдәмчел, таләпчән, шул ук вакытта гадел булуыгызны да күрсәтә. Саубуллашу ничек кенә моңсу булса да, без коллегабызга яңа хезмәт юлында бары уңышлар телибез. Яратабыз, хөрмәт итәбез!

Газета – бер кешенең генә эше түгел. Аның тарихында һәр редакторның, һәр журналистның, һәр хезмәткәрнең, һәр укучының өлеше бар. Берәүләр килә, берәүләр китә, ә газетаның гомере дәвам итә. Безнең әле язасы сүзләребез, очрашасы кешеләребез, ачасы темаларыбыз бик күп. «Яшел Үзән» киләчәктә дә яшәсен дисәгез – аңа язылыгыз. Ана телен үз иткән, туган җирен яраткан, үз районында татарча газета чыгуын теләгән һәркемнең аңа үз өлешен кертүе мөһим.
Алда – яңа язмалар, яңа исемнәр, яңа очрашулар. Газетабыз да алга таба үзгәрер, заман белән бергә атлар. Ләкин, укучыга кирәкле, туган телгә тугры калуыбыз үзгәрмәсен иде. Шуңа күрә, бүген «Яшел Үзән»гә барыбыз бергә бер теләк әйтәбез.
ʺТуган көнең белән, кадерле газетабыз! Еллар узсын, ә син яшәр! Укучыларың кимемәсен, каләмең үткен, сүзләрең ихлас булсын. Һәр җомга саен сине көтеп алган укучыларың ишек ачып каршы алсын. Озын гомерле бул, «Яшел Үзән»! Һәрвакыт яшәреп, яңарып, үз укучың белән бергә яшә!
Нет комментариев