Борчак маринадлау ЫСУЛЫ
#кирәклекиңәшләр

Борчак маринадлау ЫСУЛЫ

Чистартылган борчакны кайнар суга салып, 3–5 минут кайнатырга.

Банкаларга сөзеп тутырырга. Өстенә кайнар маринад коеп, банкаларны су эчендә 8–10 минут кайнатып алырга.

✅Маринад әзерләү:

1 л суга 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы серкә. 1 литр суга ясалган маринад 600 миллилитрлы 4 банкага җитә.

 

Дания Шәрәфиева рецепты
Чыганак:
1001 КИҢӘШ


Нет комментариев