Киңәшләр

Яңа сатып алган электр чәйнеге ватылды. Кире кабул итәрләрме?

– Электр чәйнеге сатып алдым. Гарантия срогы 3 ел. Әмма ул 5 көннән соң ватылды. Чәйнекне кире тапшырып, акчасын кайтару өчен нишләргә кирәк?

– Үзегезнең таләпләрегезне күрсәтеп, кибет адресына дәгъва юлларга кирәк. РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, товарда җитешсезлек тапкан очракта, түбәндәге вариантлардан сезгә яраклысын сайлыйсыз:
 чәйнекне шундый ук маркалысына алыштыру;
 бәягә хисап ясап, башка төрле маркадагыга алыштыру;
 чәйнекне бик тиз арада бушлай ремонтлап бирү;
 сатып алу килешүен юкка чыгарып, түләнгән акчаны кире кайтаруларын таләп итү.


Нет комментариев