Яшел Үзән

Субсидияне ничек алырга?

– Бер фатир сеңлем белән икебезгә урталай бүленеп, шәхси милек итеп рәсмиләштерелгән. Тик, мин анда яшәмим. Сеңелем субсидия ала, әмма үз өлешенә генә. Аңарга субсидия күләмен ничек тә булса арттырып булмыймы икән, фактта ул бит фатирдан тулаем куллана?

– Субсидия, чынлыкта, милектә һәм кулланышта булган торакка бирелә. Сеңелегез исемендә фатирның яртысы гына булганлыктан, субсидия не дә шуның өчен генә ала. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – шәхси счетны бүлеп, сезнең фактта фатирда яшәмәвегез турында акт төзү. Бу очракта сеңлегез, чынлап та, торакның яртысы өчен генә түлия чәк һәм сезгә дә кулланылмаган хезмәтләр өчен күп түләргә кирәк булмаячак. Ләкин, монда бер «әмма» бар: сезнең өлешкә тигән мәйданга җылылык өчен үзегезгә түләргә туры киләчәк. Чөнки, сезнең анда яшәү-яшәмәвегезгә карамастан, әлеге хезмәт тулысы белән күрсәтелә.
Шулай ук, үз өлешегезне сеңелегезгә сата яки бүләк итә аласыз. Фатирның бердәнбер милек хуҗасы буларак, аңа субсидияне дә күбрәк бирәчәкләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: