Яшел Үзән

Күпфатирлы йортларда ватылган почта әрҗәләрен төзекләндерү һәм алыштыруны кем башкара?

– «Почта элемтәсе турында»гы Федераль закон (№176-ФЗ, 24.06.1999ел), абонент почта әрҗәләренең күпкатлы йортларның беренче катында төзү оешмалары тарафыннан урнаштырылырга тиешлеген билгели.

Аларны сатып алу һәм беркетү чыгымнары әлеге йортларны төзү сметасына кертелә.  Ә инде почта әрҗәләрен карау, төзекләндерү һәм алыштыру – күпфатирлы йортларда яшәүче милек хуҗалары өстендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: