Яшел Үзән

Эшләгән урынымда хезмәт кенәгемне бирмиләр. Нишләргә инде?

– Әгәр дә җитәкче ниндидер сәбәпләр аркасында соңгы эш көнегездә хезмәт кенәгәсен бирми икән, хезмәткәрнең һәр тоткарланган көн өчен компенсация таләп итәргә хокукы бар. Эш бирүче аны ирекле тәртиптә түләргә тиеш. Киресенчә булганда, сез Хезмәт инспекциясенә яки судка мөрәҗәгать итә аласыз.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, эш бирүче сезгә кенәгәгезне һәм тулы хисапны хезмәт килешүе туктатылган көндә  үк бирергә тиеш. Әгәр дә ул аны тоткарлый һәм анда дөрес булмаган мәгълүмат язган икән, хезмәткәр компенсация алырга хокуклы.
Эш бирүче хезмәткәргә түбәндәге очракларда материаль зыянны түләргә мәҗбүр:
-Хезмәт кенәгәсен бирүне тоткарлаганда;
-Хезмәткәрне эштән азат итү сәбәбен федераль законга туры килмәслек яки дөрес  итеп теркәмәгәндә. Андый очрак­ларда эштән азат итү көне итеп, фактта хезмәт кенәгәсен алу көне (шул исәптән, кенәгәдә хата җибәреп аны төзәтү аркасында тоткарланганда да) санала. Хезмәткәрнең эштән азат ителү яңа датасы турында яңа приказ чыгарыла һәм хезмәт кенәгәсенә яңа язма теркәлә. Эштән азат ителү турындагы алдагы язма гамәлдән чыккан дип исәпләнә.

– Бала туу турындагы танык­лыкны нинди вакыт аралыгында ясатып алырга кирәк? Срогында өлгермәгән өчен штраф каралганмы?

– Бала туу турындагы танык­лык – кешенең шәхесен билгеләүче иң беренче документ. Закон буенча әти-әниләр аны бала туганнан соң бер ай дәвамында ясатырга тиеш. Әлеге срокны бозган өчен бернинди дә санкция каралмаган. Ягъни, туу турындагы таныклыкны штрафсыз һәм башка төр җәзасыз бер елдан соң да, хәтта биш елдан соң да алырга була. Әмма, әлеге документтан башка сез бернинди дә социаль түләүләр һәм тиешле ташламалар ала алмаячаксыз.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: