Яшел Үзән

Албабадан Норлат авылына йөрүче автобус Акъегеткә кадәр бара аламы?

– Албаба станциясеннән Норлатка зур автобус йөри һәм аның поезд белән поезд аралыгында буш вакыты бик күп. Шуны Акъегет ягындагы авыллар арасына да җибәреп булмасмы икән? Алайса 300 сумга такси чакыртабыз, пенсионерлар өчен кыйммәт. Шуннан көнгә бер автобус әйләнсә, ничек яхшы булыр иде. Акъегеттән укучыгыз.

Җавапны ЯҮМР төзелеш һәм инфраструктура үсеше буенча департамент җитәкчесе Дамир Ибраһимов бирә: 
– Моның өчен, халыкка, Норлаттан Акъегеткә кадәр маршрут җибәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәлә белән, Яшел Үзән башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юл катламына, тукталышлар, автобуслар га борылу мәйданнары халәтенә анализ ясалганнан соң, пассажир ташучылар арасында бәйге игълан ителә. Әгәр дә бу эшкә алынырга теләк белдерүче табыла икән, әлеге маршрут ачылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: