Ләйсән Мәхмүтовага сихер салганнар?!
Йолдызлар

Ләйсән Мәхмүтовага сихер салганнар?!

Бу – иң көчле сихерләрнең берсе икән...

– Ләйсән, бервакыт күрәзәчегә барган идең. Аның ахыры ничек тәмамланды?

– Үзең беләсең, шулкадәр эшкә биреләбез, хәтта сумканы ачып карарга да вакыт юк. Бервакыт Казахстанга баргач, сумкамда тәртип ясарга булдым. Ә сумка эченнән өчпочмак кебек төрелгән кәгазь килеп чыкты. Шикләнеп кенә ачып карадым моны. Эчендә – нәкъ менә чиркәүдәге шәмнеке сыман эрегән кисәкләр! Мин аны шундук бәдрәфкә ташладым. Ул әйбер сумкама каян килергә мөмкин? Шунысы кызык: мин бу сумка белән артистлар янында гына йөрим. Эчкә шом керде бит. Күрәзәчегә бардым. Ул: “юлларыңа киртәләр куелган”, – диде. Бу – иң көчле сихерләрнең берсе икән.

(Кыскартып алынды)

Эльвира Шакирова, Шәһри Казан

Фото: соц. челтәрләрдән


Нет комментариев