Сәхәргә йоклап калсаң нишләргә?
Иман нуры

Сәхәргә йоклап калсаң нишләргә?

Сорауга Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирде.

– Кеше иртүк уянып, сәхәр вакытында ашамаган, иртәнге намаздан соң авызына бер ризык капмаган булса, ул өйлә намазына кадәр ниятләргә мөмкин. Рамазан аенда без ике ният кылабыз. Иң беренчесе – бу ай башланыр алдыннан без ай буе ураза тотарга ниятлибез. Ул ният безнең күңелебездә була. Икенче ният – көн саен, йоклар алдыннан булсынмы яки иң яхшысы – сәхәр вакытында – без Аллаһының ризалыгы өчен ураза тотарга ниятләп куябыз.


Нет комментариев