Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә
Иман нуры

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Игътибар итегез: Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 4нче майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. 

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп, сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала исәпләнә.

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр иң беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 7 августка туры килә: бу көнне ястү 22:08 сәгатьтә укыла. 8 августта исә иртәнге намаз вакыты 00:03 сәгатьтә керә. 

Игътибарлы булыгыз!

Дум РТ


Нет комментариев