Ашауны тоздан баш­лау каян килеп чыккан, бу шәригать буенча дөресме?
Иман нуры

Ашауны тоздан баш­лау каян килеп чыккан, бу шәригать буенча дөресме?

Сорауларга «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар Гатауллин җавап бирә.

– Ашауны бер чеметем тоздан башлау Пәйгамбәрнең (с.г.в.) сөннәтендә урын алган. Ашар алдыннан тоз куллануның файдасы турында искә алынган хәдис бар. Гайшә шаһитлыгы буенча: «Кем дә кем алдан һәм соңыннан тоз капса, Аллаһ Тәгалә аны өч йөз утыз төрле бәла-казадан коткарыр, аларның иң кечкенәсе – махау чире (проказа)». Әмма шәригать күзлегеннән бу мәҗбүри гамәл түгел. Ашны тоздан башлау тра­ди­циясе кайбер мөселман мәдәниятләрендә шуннан таралган, хәдис зәгыйфь булса да.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»


Нет комментариев