Туган тел – зур байлык
Яшь хәбәрче

Туган тел – зур байлык

Туган телеңне, аның гореф-гадәтләрен белү – зур байлык. Белү генә җитми, әгәр гаиләңдә дә йолаларны үтәп яшәсәң, син үз милләтеңнең чын патриоты буласың.

Бүгенге героебыз – 9нчы лицейның 4А сыйныфы укучысы Айзилә Ханзарова. Ул шәһәребездә, республикада узган төрле чараларда, бәйгеләрдә актив катнаша һәм туган телен белүе белән горурлана. Ана теленә мәхәббәт беренче чиратта гаиләдән килә: өйдә әти-әниең белән үз телеңдә аралашу, сөйләшү – төп нигез булып тора.

Айзилә бүген гаиләләрендә сакланып килгән традиция буенча бавырсак пешерә. Аш-суга осталыгы да аңа әнисеннән күчкән. Шул рәвешле, халкыбызның матур традицияләре әлеге гаиләдә саклана.



Әлеге проект социаль программаларны үстерү фонды кысаларында гамәлгә ашырыла.


Нет комментариев