Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гороскоп

Йолдызнамә буенча үзегезнең нинди сыйфатларга ия булуыгызны беләсезме?

Йолдызнамә билгеләренең төп сыйфатлары.

Кучкар

1. Иң игелекле билге. Йолдызлар Кучкарга кыюлык, ярдәмчеллек һәм ихласлык биргән. Әйе, кайчагында  ул кискен һәм агрессив булырга мөмкин, тик ул беркемгә дә явызлык теләми.
2. Алдалый белми. Кучкардан да туры һәм намуслы билге юк.
3. Мәхәббәт капкынына эләгә. Кучкарлар бервакытта да көчсезлеген күрсәтми. Аның иң  курыкканы – алдану. Ул һәрвакыт яраткан кешесенә бөтен килеш ачыла, шуңа хыянәтне бик авыр кабул итә.

Үгезбозау

1.  Кире. Бик тыныч, йомшак кеше тәэсире тудыра, әмма юлына аркылы төшкән кешене аямый.
2.  Теләсә кемне көлдертә ала торган сәләте бар. Практик һәм җитди, әмма анда үз-үзенә карата ирония бар.
3.  Аңа ышанырга була. Ул алдашырга яратмый, әмма алдаша белә.

Игезәкләр

1.  Игезәкләр – бик зур энергияле билге, тиктормас. Шуңа күрә дә башкалар өчен кызыклы.
2.  Җиңел акчалар ярата. Игезәкләр арасында шарлатаннар күп.
3.  Игезәкләр – тынычлык кешеләре.

Кысла

1.    Бик хәрәкәтчән, кызыксынучан һәм бөтен яңалыклар өчен ачык. Шуңа күрә дөньяны өйрәнергә һәм үзе өчен яңа чикләр ачарга һәрвакыт әзер.
2. Лидер. Кешеләрне үз артыннан ияртә ала.
4. Кешеләрне үтәли күрә. Башкаларга ярдәм итәргә әзер. 

Арыслан

1. Арыслан – барлык йолдызнамә билгеләре арасында иң янып торганы. Абруйлы кеше. Ул  бик яхшы оештыручы, үз-үзенә ышанган, талантлы, горур. Энергиясе ташып тора, иҗади потенциалы көчле.
2. Кешеләрне рухландыра белә. Кешеләр арасында үзен бик яхшы хис итә, үзе булып калырга һәм игътибар җәлеп итәргә курыкмый.
3. Ихлас һәм намуслы.  Ничек бар – шундый, битлек кими.

Сөмбелә

1. Ул – төрле һәм тотрыксыз. Авырлыкларны һәм үзгәрешләрне җиңел кичерә. Әмма тормышын көч-хәл белән тәртипкә китерә. Күп вакытын вак-төяк детальләргә игътибар биреп уздыра.
3. Сөмбелә йолдызлыгында туганнар арасында миллионерлар һәм миллиардерлар күп. Нәкъ менә бу йолдызлыкта туганнар бар детальләрне исәпләп, сабыр гына уңышка таба бара. Ул ˜– барлык чыгымнарны исәпләүче билге.
3. Мәхәббәте артыннан җир читенә китәргә дә риза. Прагматик булса да, ул бик романтик җан. Чын мәхәббәте өчен барысын да корбан итәргә мөмкин.

Үлчәү
1. Шәп стратег. Күпләр Үлчәүләрне һәрвакыт шикләнә торган кеше итеп кабул итә. Әмма алар барысын да әкрен генә өйрәнеп, стратегия корып, максатларына ирешә.
2.Икетөрле кешеләр. Алар ярдәмгә мохтаҗ, йомшак, мөлаем кешеләр тәэсире тудыра, әмма алга таба алып барган эчке көчләре бик зур.

3. Башкаларның кәефен бик тиз сизеп ала. Яхшы интуицияләре һәм игътибарлы булулары аркасында  башкаларда үзләренә  кирәкле тәэсир тудыра, авызларына карата. Әмма бу сыйфатларын нәфесле максатларында кулланмый.

Чаян
1.Бер үк вакытта ышанычлы да, куркыныч та була алалар.  Һәрвакыт хис һәм эмоция тәэсирендә. Аларда һәрвакыт  үз-үзләре белән көрәш бара.
2.Нәрсә теләгәнен белә. Үз фикерен үзгәртми, акыл белән эш итә.  Һәрбер адымын соңгы ноктасына кадәр уйлый. Шуңа күрә аңа бернинди тәэсир ясап булмый. Әйләнә-тирәдәгеләр  сүзенә колак салмыйча, үз юлы белән бара.
3. Үч алырга ярата. Чаян бик куркыныч билге. Ләкин бер «ләкин» бар. Ул үзенә комачаулаган яки зыян салганнарга гына куркыныч.

Укчы
1. Һәрвакыт маҗараларга әзер. Бер мизгелдә җыенып, яңа тәэсирләр артыннан  чыгып китәргә мөмкин.  Аның өчен  өй – бөтен дөнья.
2. Үз куркуларын баса белә. Гаделлек өчен көрәшә. Ул үз мәнфәгатьләрен яклап, көрәшкә ташланырга әзер.  Кыю һәм тәвәккәл кеше.  
3. Тугры дус.

Кәҗәмөгез

1.  Башкалар белән идарә итә белә. Кәҗәмөгезләр – көчле шәхесләр.
2. Оптимизм һәм  тормышны ярату Кәҗәмөгезләргә яши-яши килә. Ул  әле бер биеклекне, әле икенче биеклекне алыр өчен һаман үрмәли, тормыш тәҗрибәсе җыйгач кына, үрләр яуламыйча да  яшәү матур булганын аңлый.
3. Интуициясе көчле.  Аларның киңәшләренә колак салырга кирәк, чөнки анализлый да белә, интуицияләре дә яхшы. 

Сукояр

1.Теләкләрен һәм фикерләрен беркайчан да үзгәртми. Эшли торган модельләрне алыштырмый.  Шуңа күрә дә үзгәрешләрне авыр кабул итә.
2. Киләчәк турында уйлап эш йөртә. Алар башкаларны шаккатырудан курыкмый.  Хыялланырга яраткан Сукояр һәрвакыт алга бару турында гына уйлый һәм бара.
3. Үзенә карата тәнкыйтьне бик авыр кабул итә. Кеше фикере нык тәэсир итә, шуңа күрә дә тәнкыйть аның өчен – фаҗига, җаваплылыктан курка.

Балыклар
1. Киләчәкне әйтү сәләте бар. Башкаларның эчке кичерешләрен төгәл сизә. Үзен читтән күрә, шулай ук  үткәнне һәм киләчәкне анализлый белә.
2. Талантлары күп. Әйләнә-тирәдәгеләрне рухландыра белә. Сәнгатьне аңлый, чөнки дөньяга мәхәббәт белән карый.
3.Талантлары күп. Әйләнә-тирәдәгеләрне рухландыра белә. Сәнгатьне аңлый, чөнки дөньяга мәхәббәт белән карый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев