Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яшьлектәге капка төпләре

***

Яшьлектәге капка төпләре
Әллә каян гына күңелемә
Илһам килеп керде, эшләптер.
Һәркөн сезгә атап шигырь язам,
Йөрәк куша, яз ди, нишләптер.

Тәрәзәдән төнлә ай күзәтәм,
Өйгә кереп, нурын сиптерә.
Йолдызлар да нидер сөйли сыман,
Үткәннәрне искә төшерәм.

Капка төбе тулы була идек,
Авылыбызда яшьләр һәрвакыт.
Каршы йорт тәрәзәсендә бер әби
Күзәтәдер иде кайвакыт.

Көне буе колхоз басуында,
Ә кичләрен капка төбендә.
Йөзек салыш, төрле биюләр,
Эчкерсез иде бит күңелләр.

Капка төбендә булгандыр
Яшьлекнең ягымлы карашы.
Беренче сөюләр, тәүге мәхәббәт,
Яшерә идек без карашны!

Мәхәббәт юк диләр берәүләр,
Читләтеп үтә ул кайвакыт.
Беренче мәхәббәт, беренче очрашу
Яшьлектә кала ул, һәрвакыт.

Онытылмый беренче саф мәхәббәт,
Яшьлектәге капка төпләре.


Мәнфидә Гыйзәтуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X