Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яшел Үзәнем – минем гүзәлем!

***

Казаннан ерак та түгел,
Урнашкан Яшел Үзән.
Шәһәремне барып күрсәң,
Искиткеч, матур, гүзәл!

Сокланырлык табигате,
Калкулыклар, урман, болыны.
Җәелеп ага Идел елгасы,
Тарихларга кергән борынгы.

Идел елгасы аркылы
Үтә «Романов» күпере.
Шул күперне салдырганда,
Һәлак була күпмесе?!

Дан казанган Серго заводлары,
Корабльләр «бирә» Металлист.
Фабрикада кием тегүләре,
Санап китсәң, алар бик күп ич.

Яшел Үзән – тырыш шәһәр,
Бик күп казанышлары.
Стадионда үткәрәләр
Төрле спорт ярышлары.

Һәр ел саен гөрләп үтә,
Мәйданында сабантуй.
Кунакларны хөрмәт итә,
Кыстый-кыстый тәмле сый.

Күгебез тыныч булганда,
Шәһәрем мәңге яшәр!
Ышанабыз киләчәктә
«Герой шәһәр» – дип, дан казар!

Мөнфидә Гыйззәтуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев