Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яшел Үзән кешесе инвалидны газаплаган өчен хөкем ителәчәк

Татарстанда тикшерүчеләр, урында ятучы инвалидны газаплау турындагы җинаять эше буенча тикшерүләрне төгәлләде, дип хәбәр итә өлкә тикшерү комитеты. Бу гамәлдә аның күршесен гаеплиләр.

 "Тикшерү органнары тарафыннан... моңа кадәр дә берничә тапкыр суд эскәмиясендә утырган 50 яшьлек яшел үзәнлегә карата  җинаять эшен тикшерү тәмамланды, ул... үтерү белән янауда, законсыз рәвештә торакка үтеп керү, газаплауда гаепләнә", - диелә хәбәрдә.

 

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2019-2020 елларда исерек хәлдә, системалы рәвештә, рөхсәтсез, I төркем инвалид булган 58 яшьлек күршесе янына керә, аны кыйный һәм үтерү белән яный. Шулай итеп, тикшерү 2020 елның гыйнварында гаепләнүче кеше зыян күрүче янына бүлмәгә кергән, телевизор караган, аннары авыру ир-атның кулын борырга тотынган, берничә тапкыр битенә йодрыгы һәм электр бритвасы белән суккан.

 
Аның бу гамәлләре турында зыян күрүче балаларына әйткән, ә алар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Әлеге җинаятькә катнашы барлыгын шик астына алынучы тулысынча таныды. Тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләү базасы җыелган, җинаять эше, карау өчен судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев