Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яшел Үзән

***

Сагынып кайтам
шәһәремне,
Шушында тумасам да.
Яшьлегемне искә
төшерәм,
Инде олыгайсам да.

Яшел Үзән – яшьлек
шәһәрем син,
Синдә үтте керсез
елларым.
Һәрвакытта бәхетле
булдым мин,
Багышлыйсым килә җырларым.

Юл буенда каршы
ала безне,
Башын иеп, бөдрә
каеннар.
Бөдрә каеннарны
иркәлиләр
Салмак кына иртәнге җилләр.

Төрле яктан идек, тату
булдык,
Яшел Үзән, Апас,
Биектау.
Әй, күңелле, рәхәт
булган икән,
Тулай торакта яшәү.

Вахтер апалар булды,
Тәртип саклап,
һәрвакыт.
Өстәлендә гәзит тулы,
Сәлам хаты кайвакыт.

Иртә таңнан торып,
бара идек,
Тезелешеп – тегүче
кызлар.
Сөендереп, матур кием тектек,
Алдынгылар, безнең йолдызлар!

Төшләремә кереп,
көч бирәсез,
Яшәү көче, яшәү
мәгьнәсе.
Тегү машинала-
рында тегәсез,
Килә сезне кочып,
үбәсе!

Мөнфидә
Гыйзәтуллина
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев