Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Туган көнем

***

Бүген минем туган көнем,
Алтмыш биш яшь тулды үземә.
Шушы яшькә җиткән икәнемне,
Беркем бирми карап йөземә.

Җыерчыклар гына маңгаемда
Белгертәләр картлык җитүен.
Ходаемнан көн дә сорыйм,
Тигез гомер миңа бирүен.

Якыннарым белән аралашып узган
Тормыш юлы тирән уелган.
Мине бүген котларга диеп,
Барча туганнарым җыелган.

Алъяпкычын бәйләп, иркәм минем
Тәмле-томлы ризык пешерде.
Аллаһка шөкер, алтыным минем,
Бик тә уңган, өлгерде.

Якыннарым мине котлап,
Матур теләкләрен әйттеләр.
Көне буе бәйрәм иттек,
Кичен генә кайтып киттеләр.

Икәү генә торып калдык,
Тынлык басты өйнең эчләрен.
Шөкер Аллаһым, сөйгәнем бар,
Үткәрергә бергә кичләрен.


Госман Вәлиуллин.
Олы Ачасыр-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев