Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Төшләремә, әткәй, кер әле бер

Ник кермисең, әткәй, төшләремә? Бик сагындым, килә күрәсем.

Көчле кулларыңнан җитәкләшеп,
Су буеннан килә үтәсем.
Бик сагынам, әткәй, тамак кырып,
Ат җикәнне карап торганны,
Шул чагында миңа елмайганда,
Җылы карашыңны тойганны.
Мәңге шулай булыр төсле иде,
Китмәс кебек идең янымнан...
Язмыш дигән кырыс елга суы
Алып китте елга ярыңнан.
Кер әле син, әткәй, төшләремә,
Капка төләрендә утырыйк
Әйтелмәгән күпме сүзләр калган,
Шул бушлыкны, әйдә, тутырыйк.
Азат Мәҗитов.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев