Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

ТӨШӘМЕ ИСЕҢӘ

Авыл өе. Зур мич тора Горур басып почмакта. Әнкәем куллары аны Буяп куйган ап-акка.

Ул чорның бойлеры иде:
Зур казанда-кайнар су.
Тыштан туңып керсәң әгәр,
Җылы мичкә аркаң куй.

Итек-бияләйләр кибә,
Төннәрен мич башында.
Солдаттай гел басып торды
Күмер чүлмәк, каршында.

Күмеркәйләр әзер торды
Куярга самоварны.
Дуслар килә, чакырмыйча,
Сизенеп сагынганны.

Хлорсыз кое сулары
Көттермәс, кайнап чыгар.
Чәй эчмичә чын татарым
Белмим шул, ничек чыдар?!

Мич башында итекләргә
Помидор тутырдылар.
Алар шунда изрәп-пешеп,
Кызарып утырдылар.

Мичтә ипикәй пешкәндә
Өйләр тулды исенә.
Шигырь укучым, синең дә,
Төшәме болар исеңә?
(Авторын белүчеләр булса, хәбәр итүегезне сорыйбыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев