Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Тормыш авыр диеп зарланабыз

"Тормыш авыр", диеп зарланабыз, Кем күргән соң мондый тормышны?

"Тормыш авыр", диеп зарланабыз,
Кем күргән соң мондый тормышны?
Тәмле ашый, матур киенәбез,
Шушы әллә начар тормышмы?
Өйләребез җылы, газ ягабыз,
Уты-суы кергән, ни кирәк? Автобусны хәттә туктаттылар,
Машинасыз кеше бик сирәк. Кер юмыйбыз, автоматка гына,
Тапшырдык без шушы эшне дә.
Мультиварка, микроволновкалар,
Эшләп тора һәрбер кешедә. Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,
Ә үзебез һаман туймыйбыз. Дөньялары бигрәк авыр диеп,
Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.
Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт,
Начарланды хәзер үзебез. Булганына без канәгать түгел,
Гел яхшыда гына күзебез. Шөкер итик әйдә булганына, Мал артыннан кумыйк, тын алыйк.
Элек кеше ничек яшәгән, дип, Бераз гына әйдә уйланыйк. Кәнәгать һәм рәхәт яшәделәр,
Дус һәм тату иде кешеләр. Булганына шөкер итә белеп, Тыныч кына дөнья көттеләр. Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр,
Авыр диеп, сыкрап дәшмәдек.
Бер киемне кидек ничә еллар,
Зарланмадык, җырлап яшәдек.
Өй тутырып үсте бала-чага, Сагынмыйбыз шуны кайсыбыз?
Арттырмыймын әле хәерче, дип,
Хәзер инде бала тапмыйбыз. Машина да кирәкмәде элек, Җәяү йөрде халык, үлмәде. Бүгенгедәй яхшы тормышны ул,
Төшендә дә хәттә күрмәде. Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе? Бар да җитә, хәттә артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате.

(Г. Шәрипова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев