Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Татар кызы

***

Гүзәллеге әсир итә,
Йөзеннән нурлар сибелә.
Сафлык, самимилек иңә,
Бер карашыннан сизелә.
"Туташ", - дисәң серле елмая,
Үзе җырлый, үзе моңлана.
Челтерәп аккан чишмәдәй
Бии-оча күбәләктәй.
Фәрештәгә тиңлим сине,
Горурлыгым, татар кызы.
Синдәй кәләш - үзе затлы
Үрнәк гаилә, өлге - нәселе.
Алтын куллы, гүзәл син,
Гөлләр тама һәр эшеннән...
Эрли, бәйли, тегә, чигә,
Тәмле итеп пешерә.
Мәдхияләр яңгырый күктән,
Мөслимәнең эше күркәм.
Сөйгән яры - татар егете
Никахлары күктә язылган.
Гаиләдә - татар мохите,
Гореф-гадәт шулай туган.
Борынгыдан килгән зәвык,
Халкым шуңа гашыйк.
Гыйлем эстәп киткән читкә
Телең саклап калган читтә.
Дине - ислам, теле - татар
Җиде миллион үзен атар
Татарлыгым синдә, туташ.
Хәтерен саклый Ватандаш.
Мәдхияләр сиңа, гүзәлем,
Ышанычым,бар өметем.
Батыр булсаң, матур булсаң
Тыныч атар һәрбер таң.
Белемле дә, әдәпле дә
Синдәй, туташ, милләтем дә.
Сабырлыгың синең - алтын.
Яшәсен ул, газиз халкың.
Гыйбрәт алыр кешеләр күп,
Маңкорт булсаң син бары чүп.
Тугры кал син антыңа!
Хезмәт ит син халкыңа.
Татар икәнеңне онытма!
Татар кызы, син-өлге... таш атма!
PS.
Шигьремдә туган образ бу -
Татар кызын күзаллау...
Күп гасырлар моны исбатлаган
Тарих гүя хәйран калган сокланудан ...
Сөембикә ханбикәләр генә түгел,
Гади гына авыл кызлары.
Халкым тарихында эзе калган
Батыр, матур, үзе зыялы.
"Үзе усал, үзе сөйкемле..."
Алсулары, Галиябанулары,
Сыртланова, Садыйковалары,
Саралары, Мәгүбәләре ...
Үрнәк милләт аналары...
 

Рәмилә Зарипова -Тимершина,
Норлат авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев