Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Ташламагыз әти-әниләрне

Ташламагыз әти-әниләрне, Исән чакта кайтып йөрегез. Иртән торып, күзне ачу белән, Әти-әни хәлен белегез.

Шифа булып ята йөрәгенә,
«Әти-әни, нихәл?» – диюләр.
Яңа кием алар сорамыйлар,
Искергәнен дә бит кияләр.

Һәркем өчен әти-әни кирәк,
Һәрчак безне көтеп торалар.
Дога кылып, уңышлар теләп,
Эшкә безне озатып калалар.

Күпме газап, михнәт белән,
Үстерделәр, белем бирделәр.
Тәмле ризыкларны ашамыйча,
Балаларга бүлеп бирделәр.

Балалар дип алар яшәделәр,
Тыныч картлык бирик аларга.
Үлгәнчегә кадәр үзебез карыйк,
Тапшырмыйк бурычны ятларга.

Картлар йорты ишекләрен
Язмасын ла ачып керергә.
Әти-әнинең күңеле киң,
Бер почмак та җитә аларга.

Ташламагыз әти-әниләрне,
Рәнҗетмәгез алар күңелен.
Исегездән һич тә чыгармагыз,
Аларның мәңгелек түгелен.
Госман Вәлиуллин.
Олы Ачасыр-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев