Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Таң ата

Нинди матур җирдә таң ата, Нурлар сибеп барлык җиһанга.

Кошлар сайрый таңны бизәп,
Дөнья тыныч, матур булганга.
Күктә йөзә ак болытлар,
Рәвешләрен карап уйланам.
Тирә-юньнең гүзәллеген күреп,
Табигатькә бик тә сокланам.
Ялан аяк чыктым әле,
Яшьлегемне искә төшереп.
Ялтырап торган чыклы үләннәрдән
Бер үтәсе килде йөгереп.
Авылымның уянып килгән чагы,
Ишетелә сыер-сарык тавышы.
Урам буйлап күренеп китә
Авылдашларның эшкә барышы.
Урам тулы тавык-чебеш,
Йолкый-йолкый чирәм ашыйлар.
Кырмыскалар йөгерә-йөгерә,
Кирәк-яракларын ташыйлар.
Урам буйлап, тычкан кабып,
Горур атлап кайта мәчебез.
Шундый уңган мәчебезне
Мактап туймый инде күршебез.
Кояш чыкты, көн җылынды,
Исән-имин килә яшисе.
Үтәлмәгән әле күп ниятләр,
Шул эшләрне килә эшлисе.
Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән-Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев