Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Сүзләр

Тирән мәгънә ята һәр сүзеңдә, Чын ярату анда, мәхәббәт,

Күкләрнең дә җиде катларында
Була торган сөю-сәгадәт.

Тирән мәгънә ята һәр сүзеңдә,
Борчуларың, әрнү, сагышлар.
Рәнҗеш катыш уйламыйча әйткән
Начар теләк һәм дә каргышлар.

Тирән мәгънә ята һәр сүзеңдә:
Берсе аның шатлык китерә,
Икенчесе елан агуыдай
Кызганмыйча сине үтерә.

Тирән мәгънә ята һәр сүзеңдә,
Без кардәшбез, дустым, мөселман,
Динебез бер – хак Тәгалә сүзе
Берләштерә безне, хак Ислам!

Тирән мәгънә ята һәр сүзеңдә,
Яхшы сүзләр – рәхәт, күңелле.
Янәшәңдә якын дуслар булу –
Бәхет бит бу, шулай түгелме?
Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев