Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Сөю

***

Икәү генә нигә,
Кала алмадык бергә,
Яман сүзләр керде арага.
Шул сүзләрне тыңлап,
Күңелеңне алдап,
Киртә салдың ике арага.

Минем иркәм сиңа
Әйтелмичә калды
Йөрәгемнән чыккан хисләрем.
Ышан миңа, бәгърем,
Яратам бит сине,
Сүндермә син янган йөрәгем.

Бер күрешеп, җаным,
Аңлашыйк без тизрәк,
Нокта куймыйк ике арага.
Сөю хисебезне,
Янып-көюебезне,
Әйләндермик тирән ярага.

Оныта алмыйм иркәм,
Нишләргә соң икән,
Сөю хисе өзә үзәкне.
Ничек аңлатыйм соң,
Туктатырга бит соң,
Яратам дип типкән йөрәкне.

Еллар үтеп китәр,
Шул чак искә төшәр
Кеше сүзе дөрес булмавы.
Терсәк якын да бит,
Әмма тешләп булмый,
Кыен булыр шуны аңлавы.

Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән - Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X