Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Сыерчык оя чистарта

Сөт тапшырырга чыктым, Рамилне көтеп торам. Үзем сыерчык артыннан, Күзәтеп басып торам.

Бигрәк тырыш сыерчыклар,
Бер генә тик тормыйлар.
Берсе кайта, берсе китә,
Ояларын барлыйлар.
Узган елдан калган чүп-чар,
Быел яңасы кирәк.
Искеләрен алып чыга,
Яңасын эзли тизрәк.
Оя чистарта сыерчык,
Пары да бар бит аның.
Ояны чистартып тизрәк,
Бала чыгарасы бар аның.
Бакчабызда ике оя,
Бик күптәннән бар анда.
Һәр ел саен пар сыерчык,
Килеп оялый шунда.
Парлар кунып алмагачка,
Сайрыйлар канат кагып.
Шатлыклары бик зур ахры,
Әйтеп булмый аңлатып.
Яз килгәнгә сөенгәннәр,
Җырлый алар, парлашып.
Яшькелт кара түшләреннән,
Күзләр китә камашып.
Миләүшә Шакирова-Мәһдиева.
Мулла Иле-Бузай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев