Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Сугыш

***

Юктыр авылда бер капка да
Усал сугыш жиле какмаган.
Ватанны сакларга киткәннәр,
Күбесе әйләнеп кайтмаган!

Әтисе сугышка киткәндә,
Кочаклап кечкенә кызчыгын:
– Зур үстең, кызым син, булышчым,
Әниеңә ярдәмче бул! – дигән.

Ятимлек һәм ачлык татыган,
Үскәндә әтиләр-әниләр.
Таң белән уракка чыкканнар,
Апалар белән яшь балалар.

Әтисеннән алган шомлы хәбәр,
Солдат хаты килгән өчпочмак.
«Яу кырында батырларча һәлак
булды,
Ватанны саклаганда!» – диелгән.

Күпме еллар үтеп китсә дә,
Төзәлми ул йөрәк ярасы.
Сугыш кырларында ятып калды,
Илебезнең батыр баласы.

Ватан өчен бирешмәде газиз халкым,
Аның бердәмлеге җиңү китерде.
Яуда калган данлы ул-кызлары
«Хәтер китабы»на кертелде!


Мөнфидә Гыйззәтуллина.
Яшел Үзән

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев