Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Соңлап кына Әтәч кайтып керде... Танырлык та түгел, ләхәүлә!

***

Соңлап кына Әтәч кайтып керде...
Танырлык та түгел, ләхәүлә!
Кикрик китек...
Күз төбендә фонарь...
Аяк аксак — чак-чак сөйрәлә...
Хөббениса,
Әтәченә карап,
Әрнеп-әрнеп болай сөйләнә:

— Тагын күршеләрдә булдың инде?!
Тагын гөнаһ кылдың, туемсыз!
Үзеңнең бит унбиш тавыгың бар —
Менә дигән, карап туйгысыз!

Яныңнан бит дер калтырап кына,
Йомшак басып кына узалар,
Бер чакырсаң, унбише дә килә,
Ни теләсәң — шуңа ризалар.

Ә син, — харап! — шпор шалтыратып,
Күкрәк киереп йөргән буласын,
Өстәвенә, мактанасын әле
Янәсе дә, иртә торасың.

"Кикрикүк!" дип сөрән саласың да
Эшең бетте!
Эшнең калганы
Мескен тавык җилкәсенә төшә:
Күкәй салу,
чебеш каравы.

Ә син көн дә кәҗә сукмагында
Сөйрәләсен, адәм актыгы!
Йә, күршенең тавыклары казмы,
Томшыклары әллә алтынмы?

Шул кәнтәйләр өчен канга батып
Кайткан идең үткән атна да!
һаман тәүбә итмәгәнсең икән —
Тавык — тавык инде кайда да!

Малны иясенә охшамаса,
Харам була, диләр — дөрестер.
Бигрәк Хәтмуллама охшагансың...
Кит!
Күз алдымда торма, себерке!
...Хөббениса, шулай тиргәп-каргап,
Азгын Әтәченә җим сипте...

Әнгам Атнабаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев